4 май 2012 яңалыклары
-
Туфан Миңнуллин йөрәкләрдә яшәр
Татар халкы зур югалту кичерде. 2 майда Татарстанның халык язучысы, танылган драматург, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин 77 нче яшендә кинәт вафат булды. Туфан ага районыбыз кияве булганга, азнакайлылар өчен үзгә якын иде. Райондашлар аның җәмәгате, Татарстан һәм Россиянең атказанган артисткасы - якташыбыз Нәҗибә Ихсанова, балалары, туганнарының тирән...
-
Мисырга баргач
Язгы каникулда гаиләбез белән Мисырга ял итәргә бардык. Кызыл диңгездә маска киеп йөздек. Суда медузалар да бар иде. Мин аларга тияргә тырышмадым, чөнки чагарга мөмкиннәр. Кызыл диңгездәге су бик чиста. Бер литр суның кырык ике процентын тоз тәшкил итә икән. Хургада шәһәренә экскурсиядә безгә папирус кәгазе ясарга өйрәттеләр, исле май...
-
Безнең әти
Әтием Мөхәммәтхавис Мәүләветдин улына 80 яшь тулса да, әле һаман Чалпы авылы хуҗалыгында эшләп йөри. Әтинең яшүсмер вакыты авыр сугыш елларына туры килә. Башка балалар кебек, ул да урман-кырлардан силос базына үлән җыя, чатыр арба белән ат җигеп, кара көзгә кадәр көлтә ташый. Ә кышларын әбинең әтисе Габидин бабайдан чабата...
-
Үз кызыдай якын күрде
Без Оренбург өлкәсе Адамовка районы авылларының берсендә яши идек. Әти-әнием бу якларга яшь чагында чирәм җирләр үзләштерергә дип килгән. Әтиемнең әнкәсе - Хөппениса әбием безгә кунакка килгәч, өйне бик яратты, әниемә карата бик яхшы мөгалләмәдә булды. Берничә ай кунак булды. Ягымлы теле, йомшак табигате өчендер, без, балалар, аның килүенә бик...
-
Авылыбызның нуры ул
Безнең кечкенә генә Әгер матурлыгы, чисталыгы, халкының бердәмлеге белән күп кенә авыллардан аерылып тора. Авыл уртасында мәчет балкый. Олысы да, кечесе дә аңа юлны япмыйлар. Сүзем шушы мәчеттән көн саен азан авазларын яңгыратучы, бик хөрмәтле Ринат абый хакында. Шушы көннәрдә аңа 75 яшь тулды. Гомер китабын актарып карасаң, ул төрле...
-
Үзен күргәндәй булдым
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 67 ел вакыт узып, әтиләре сугышта һәлак булган балаларның үзләренә дә 70-80 яшь тулса да, ул чорның авырлыклары беркайчан да күңелдән чыкмый. Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә ул истәлекләр тагын да йөрәкне телгәләп ала. Бер үк вакытта горурлык хисләре дә уяна. 10 яшь тулыр-тулмас ач көйгә үгез,...
-
Күңел булды
Шушы араларда ЮХИДИның район бүлегенә машинама техник карау үткәрергә бардым. Элеккечә озын чират күрмәдем. Биредәге хезмәткәрләр мине ачык йөз белән каршы алып, әүвәл техник карауның тәртибен аңлаттылар. Түләү квитанциясен бирүче ханым да бик мөлаем, ачылып сөйләшә. Әллә өлкән яшьтәге кеше дипме, биредә барсы да миңа бик игътибарлы булды, биш минутта...
-
Кайгыртучанлык тоябыз
Районыбызда инвалид балалар турында зур кайгыртучанлык күрсәтелә. Алар өчен күңелле бәйрәмнәр оештырыла, бүләкләр тапшырыла. Балаларыбызга булган игътибар өчен Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренә бик рәхмәтлебез. Үз игелекләре үзләренә кайтсын! Хөрмәт белән Әюповлар, Гарифуллиннар, Хәсәншиннар, Габидуллиннар гаиләләре
-
Законсыз кредит алган өчен җинаять җаваплылыгы каралган
РФ Җинаять Кодексының 176 нчы маддәсендә законсыз кредит алган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге маддәнең 1 нче өлеше буенча шәхси эшмәкәр яки оешма җитәкчесе кредит яки кредитлауга ташламалы шартлар алганда хуҗалык яки финанс торышы турында ялган белешмәләр биреп, зур зыян китерсә, 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. Хуҗалык хәле турында...
-
Закончалыкларны бозган өчен җәзага тартылдылар
Татарстан территориясендә «Алкоголь продукциясен ваклап сатуның вакытын чикләү турында» закон гамәлдә булуга карамастан, күп кенә сәүдә предприятиеләре тиешсез вакытта алкоголь сатуларын дәвам итәләр. Әлеге закон буенча 22.00 сәгатьтән алып 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь сату рөхсәт ителми. Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә апрель аенда районда шундый 5 очрак...
-
Ялгышып та өзмик!
Яз - чәчәкле, ямьле ай. Кар китүгә, җирдә тәүге чәчәкләр - умырзая, ландышлар пәйда булды. Әмма ничек кенә матур, хуш исле булмасыннар, өзәргә ашыкмыйк! Онытмыйк, алар Татарстанның Кызыл китабына һәм ТР Министрлар Кабинетының 1998 елның 17 декабрендәге «Кыргый декоратив үсемлекләрне җыюны тыю турында» 761нче карары нигезендә җыю тыелган үсемлекләр исемлегенә...
-
Сак булыгыз, талпан!
Талпан энцефалиты -талпан тешләү нәтиҗәсендә туган вируслы инфекцияле чир. Ул баш һәм арка миен зарарлый һәм параличка китерә. Талпанны язын урман-кырларда, бакчаларда, паркларда очратырга мөмкин. Аеруча кардан иртә ачылган, вак куаклар белән капланган җирләрдә сак булырга кирәк. Талпан күбрәк кием тәнгә тиеп тормаган җиргә - чәчкә, култык һәм касык өлешенә...
-
Азнакай командасы–җиңүче
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында республика спорт ярышлары Мамадыш шәһәрендә үтте. Аларда (19 районнан 170ләп спортчы җыелды) Азнакай командасы да катнашып, җиңү яулады. Аерым спортчылар арасында Олеся Халикова, Айрат Галимов беренче, Регина Стрих, Светлана Яруллина икенче, яшүсмерләр арасында Фидаиль Чариев өченче урыннарны яуладылар. Витаиль Мәҗитов, Илнар Кәрәмов команда җиңүенә зур өлеш...
-
Яшь хоккейчы истәлегенә
Боз сараенда фаҗигале төстә вафат булган «Азнакай бөркетләре» командасы әгъзасы Нурислам Галиев истәлегенә алкалы хоккей буенча турнир узды. Анда Казан, Чиләбе, Яр Чаллы, Ижевск, Лениногорск һәм Азнакайдан командалар катнашты. Өч көнгә сузылган бәйгедә Яр Чаллы командасы иң көчле булып танылды. Казан спортчылары - көмеш, ә чиләбелеләр бронзага ия булдылар. «Азнакай...
-
Әдипкә багышлап
Азнакай 7 нче урта мәктәбендә Г.Тукай туган көне атналыгы кысасында күптөрле чаралар үтте. Аларның берсендә Зөлхия Миннеханова җитәкчелегендәге "Тылсым" иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм үзешчән композитор-җырчылар Ландыш Шәрәфиева, Сафуан Хәбиров чыгыш ясады. Кичәдә якташ шагыйрьләребезнең әсәрләре, аларның шигырьләренә язылган көйләр яңгырады.